https://tnv.ru
02 Ноябрь 2021, 10:42
619
0
Казанда яшәүче хатын-кыз телефон мошенниклары корбаны булган. Ул аларга 223 мең сум күчергән. Бу хакта Казан Мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Зыян күрүче «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә узган атна ахырында мөрәҗәгать иткән. Ул билгесез номердан шалтырату килгәнен сөйләгән: хатын-кызга аның мобиль банкына бәйләнгән телефон номерын алыштырырга теләүләре һәм акчаларын салдырырга омтылулары турында хәбәр итәләр. Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм бу мәсьәләне хәл итү өчен шалтыратуны финанс оешмасының куркынычсызлык хезмәтенә күчерәчәген әйтә.
Берникадәр вакыттан соң хатын-кызга үзен хокук саклау органнары хезмәткәре Артем Милованов дип таныштырган ир-ат шалтырата. Зыян күрүче башта ышанмый, ләкин аның телефон номерын ведомствоның рәсми сайтында тапканнан соң, сөйләшүне дәвам иткән.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0