Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда йөк поезды астында ир-ат һәлак булган

Татарстанда йөк поезды астында ир-ат һәлак булган

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2021, 09:50

659

0

Татарстанда йөк поезды астында ир-ат һәлак булган
Татарстанда "Свияжск" станциясе янында йөк поезды җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән. Бу хәл 7 ноябрьдә 17:10 сәгатьтә булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспорт үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, машина йөртүче поездны тиз арада туктата башлаган, шул ук вакытта яңгыравыклы сигнал да биргән, тик бу гына фаҗигадән котылып кала алмаган.

Әлеге факт буенча тикшерү эше кузгатылган. Шулай ук урынга тикшерүче дә чыкты.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров