Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда уртача хезмтәт хакы 12,3% арткан

Татарстанда уртача хезмтәт хакы 12,3% арткан

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2021, 12:50

796

0

Татарстанда уртача хезмтәт хакы 12,3% арткан
Татарстан башкаласы Россиянең иң эре шәһәрендә уртача хезмәт хакы күләме буенча унлыкка керд һәм 7 нче урыннан 6 нчы урынга күчте, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

2021 елның 8 аенда Казанның эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,3 процентка арткан һәм 54 000 сум, Татарстан буенча 42 539 сум тәшкил иткән. Реаль чагылышта, инфляцияне исәпкә алып, үсеш 5,6 процент тәшкил иткән.

Казанда иң югары хезмәт хакын һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек хезмәткәрләре ала — 80 622,5 сум, шулай ук мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе белгечләре 78 186,5 сум ала.

Рейтингның беренче урынында Красноярск уртача хезмәт хакы 62 764 сум булган. Икенче урында Екатеринбург-61 391 сум, өченчедә-Уфа-55 722 сум. Дүртенче һәм бишенче урыннарны Новосибирск һәм Түбән Новгород били, уртача хезмәт хакы 55 438 һәм 55 198 сум.

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы аена 12 792 сум тәшкил итә. Киләсе елдан әлеге сумма 6,4% ка артачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров