Онлайн трансляция

Свернуть

Ике яшьлек балага тәмәке төтене иснәткәннәр һәм кыйнаганнар - видео

Ике яшьлек балага тәмәке төтене иснәткәннәр һәм кыйнаганнар - видео

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2021, 13:25

1067

0

Бу хәл Курган өлкәсенең бер балалар йортында булган.

Ике яшьлек балага тәмәке төтене иснәткәннәр һәм кыйнаганнар - видео
Курган шәһәренең бер балалар йортында яшүсмерләр сабыйдан көлгәннәр. Өлкән тәрбияләнүчеләр 2 яшьлек малайны кыйнаганнар һәм йөзенә тәмәке төтенен өреп шуны сулатканнар. Бу хакта алар полиция хезмәткәрләренә сөйләгән, дип хәбәр итә «Ватаным Татарстан» газетасы.

Видеоны 16 яшьлек Артем Чмыхало (ул 2015 елдан кыйнаган өчен ПДНда исәптә тора) һәм аның ике дусты төшергән. Әлеге фаҗига Кипель бистәсенең балалар йортында булган. Кадрларда кечкенә Диманың идәндә ятуы күренә. Анда аңа тәмәке төтене сулаталар. Шулай ук әфлисун бирәбез дип алдыйлар. Әфлисунны алыр өчен ике яшьлек бала аякка басырга тиеш була, әмма тора башлагач ук аны егалар.

Шау-шу купканнан соң, Чмыхалоны балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәгенә җибәргәннәр. Аның дуслары белән полиция сөйләшә. Прокуратура тикшерү үткәрә.

Фото: pixabay.com



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров