Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда өч баласын ачтан интектергән өчен 20 яшьлек ананы гаеплиләр

Башкортстанда өч баласын ачтан интектергән өчен 20 яшьлек ананы гаеплиләр

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2021, 11:34

1045

0

Әни кеше аларны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән һәм сабыйларда хроник авырулар барлыкка килгән.

Башкортстанда өч баласын ачтан интектергән өчен 20 яшьлек ананы гаеплиләр
Уфада 20 яшьлек әнине кечкенә өч баласына тиешле тәрбия бирмәүдә гаеплиләр. Прокуратура гаепләү актын раслаган, дип хәбәр итә "Кызыл Таң".

Яшь әни амораль тормыш рәвеше алып бара. Бер яшьтән өч яшькә кадәрге өч баласына битарафлык күрсәтә ул. Әни кеше аларны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, ачтан интектергән. Хәзер инде сабыйларда хроник авырулар барлыкка килгән.

Гаилә антисанитария шартларында яши. Хатын инде берничә тапкыр ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарттырылган, әмма кабул ителгән профилактик чаралар нәтиҗәләр бирмәгән.

Хәзер балаларны гаиләдән алганнар һәм социаль учреждениегә урнаштырганнар. Ана үз гаебен таныган. Эш судка җибәрелгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров