Онлайн трансляция

Свернуть

Төркиядә һәлак булган Татарстан егетен туган ягына алып кайталар

Төркиядә һәлак булган Татарстан егетен туган ягына алып кайталар

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2021, 14:10

2057

0

Тиешле күләмдә акча социаль челтәрләр ярдәмендә җыелып беткән.

Төркиядә һәлак булган Татарстан егетен туган ягына алып кайталар
19 ноябрь Татарстан егете, "Сәләт" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Айдар Якупов Төркиядә диңгездә батып үлкән иде. Бу хакта аның дусты Тимур Назаров үзенең Инстаграм аккаунты аша хәбәр итте. Ул Айдарның гәүдәсен Россиягә алып кайту өчен акча җыюны оештырган.

Хәзерге сәгатькә тиешле сумма җыелып беткән. Тимур мәрхүмнең әти-әниләре битараф булмаган һәркемгә рәхмәтен белдерүләре турында язды.

Тимур Назаров сүзләренчә, Айдар 19 ноябрь кич батып үлгән. Көчле дулкын Айдарны диңгезгә алып киткән. Дуслары һәлләреннән килгәнен эшләгәннәр, тик бу гына аз булган. 20-25 минуттан катер аны ярда булган ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре янына аллып чыккан. Егетнең гомерен коткарырга инде соң булган.

Фото: @nazarov.timur

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров