Онлайн трансляция

Свернуть

Бер атна эчендә Казанның травматология пунктларына инде 300дән артык кеше мөрәҗәгать иткән

Бер атна эчендә Казанның травматология пунктларына инде 300дән артык кеше мөрәҗәгать иткән

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2021, 13:03

1222

0

Күпчелеге юл һәм тротуарларда таеп егылып, кул-аякларын сындыра.

Бер атна эчендә Казанның травматология пунктларына инде 300дән артык кеше мөрәҗәгать иткән
Татарстанга кыш килгәнгә бер атна гына, ә Казанның травматология пунктларына инде 300дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Күпчелеге юл һәм тротуарларда таеп егылып, кул-аякларын сындыра. Көн саен башкала урамнарын кардан чистартырга йөзләгән техника һәм юл хезмәткәре чыга. Тик ни өчен бозлавыкны җиңә алмыйлар? Сорауга җавапны Рания Абдрахманова эзләде.

Людмила Сорокинаның ризасызлыгы эченә сыймый. Бүген генә Фрунзе урамында сырхауханә юлында таелып егылган. 

Кеше кубрәк ишегалдында егыла, ди табиблар. Хәзер - имгәнү өчен иң куркыныч вакыт. Халык әле таймый торган аяк киеменә күчмәгән, яңа һава шартларына ияләшмәгән.  Әлегә шәһәрнең административ-техник инспекциясенә бозлавыктан зарланып мөрәҗәгать итүче булмаган. Димәк, тикшерә башламаганнар. Ә нигездә йорт ишегаллары өчен идарәче оешма җавап бирсә, беренче катында кибет булган биналарда - бозлавык проблемасын шул кибет хуҗалары хәл итәргә тиеш. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров