Онлайн трансляция

Свернуть

Кузбасста өч көнлек матәм игълан ителде

Кузбасста өч көнлек матәм игълан ителде

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2021, 17:49

1295

0

Кузбасста өч көнлек матәм игълан ителде
Кузбасста шахтада шартлау булу һәм эшчеләр һәлак булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде. Бу хакта Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилевның рәсми Telegram-каналы хәбәр итә, ди "Татар-информ".

«Губернатор Сергей Цивилев шахтерлар һәлак булу сәбәпле, 26-28 ноябрьдә Кузбасста өч көнлек матәм игълан итте», — диелә хәбәрдә.

25 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 5:08 сәгатьтә, Россия техник күзәтчелегенең Себер идарәсенә Белов районында урнашкан «Листвяжная» шахтасында төтенләнү һәм аннан соң шартлау турында хәбәр килгән. Фаҗига вентиляциядә күмер тузаны яну сәбәпле килеп чыккан.

Һәлакәттә 11 кеше үлгән. 60 кеше зыян күрүе турында хәбәр ителә.

РФ Президенты Владимир Путин һәлак булган шахтерларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты, төбәк хакимияте аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров