Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 382 мең сум акча күчергән

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 382 мең сум акча күчергән

https://tnv.ru

02 Декабрь 2021, 17:55

1154

0

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 382 мең сум акча күчергән
Казанда яшәүче хатын-кыз, җинаятьчеләрнең күрсәтмәләренә таянып, көн дәвамында берничә кредит алган. Нәтиҗәдә, ул мошенникларга 382 мең сум акча күчергән, дип хәбәр ителә Казан Мэриясе сайтында.

Гариза белән кыз «Гвардия» полиция бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать иткән. 29 ноябрь иртәсендә аның кәрәзле телефонына таныш булмаган хатын-кыз шалтыраткан һәм кыз кредит рәсмиләштергәнме һәм паспортын югалтамаганмы, дип кызыксынган. Тискәре җаваплар алгач, җинаятьче банк картасы мәгълүматларын раслау сылтавы белән зыян күрүчедән CVC-кодны алдалап алган.

Бу сөйләшүдән соң, Казанда яшәүче хатын-кызга янәсе банк вәкиле шалтыраткан. Ул мошенниклар аның исеменә кредит алырга теләгән банкларда кабат кредит рәсмиләштерергә кирәк булуы турында әйткән. Шуннан соң үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган кешедән шалтырату килгән. Ул элек әйтелгән мәгълүматны раслаган.

Кыз, таныш булмаган кешеләргә ышанып, әйтелгән банкларда аталган суммаларга кредитлар рәсмиләштергән. Алынган акчаларны ул бу вакыт эчендә элемтәдә булган җинаятьче тарафыннан аталган банк счетына күчергән. Акчаларны күчергәннән соң зыян күрүченең мессенджерына банкның ялган хезмәткәреннән «мошенниклык гамәлләре белән бәйле рәвештә кредит суммасы уңышлы күчерелде» дигән текст белән хәбәр килгән. Бераздан кыз үзен алдаганнарын аңлаган.

Тикшерү органнары тарафыннан «Караклык» маддәсе буенча җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу җинаятьне ачуга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән кергән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә, счет һәм банк карталары турындагы мәгълүматларны алар белән бүлешмәскә кирәк. Алдашу очраклары турында кичекмәстән полициягә 02 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк. Дистанцион алдау һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сылтама буенча укыгыз.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров