Онлайн трансляция

Свернуть

Алтынбаева Казан психиатрия клиникасы турында: Мин монда ирләр арасында бик популяр

Алтынбаева Казан психиатрия клиникасы турында: Мин монда ирләр арасында бик популяр

https://tnv.ru

03 Декабрь 2021, 10:31

1635

0

Алтынбаева Казан психиатрия клиникасы турында: Мин монда ирләр арасында бик популяр
Чаллыда яшәүче күп балалы ана Агина Алтынбаева Казанда психиатрия клиникасында булган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Биредә ул Татарстанның Югары суды карары нигезендә ята.

Алтынбаева экспертизаны үткәрү катлаулы мәсьәлә һәм ул моны сынау һәм тормыштагы яңа этап буларак кабул итә. «Биредә тормыш бөтенләй башка төрле уза, интернетта язылганча түгел. Анда без бик күп куркыныч сүзләр укыйбыз, әмма мин бу мифны таратырга теләр идем», - дип уртаклашты Чаллы кызы.

Шулай ук ул әлеге учреждениедә төрле сәбәпләр аркасында булган кешеләр турында кайгыртуның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. "Физик көчләү, кырыслык, сәер карашлар, хөкем итү юк. Хезмәткәрләр бик дустанә мөнәсәбәттә һәм юмор хисе белән" - дип билгеләп үтте Алтынбаева.

Моннан тыш, Алтынбаева көненә биш тапкыр төрле ризыклар белән ашатулары турында сөйләде. Алтынбаева палатадагы күршеләреннән дә канәгать: «Мин монда популярлык белән дә казанам, бигрәк тә ир-атларда, кайберәүләр хәтта миңа үзенең күчтәнәчләрен дә алып килә(нигә икәнен белмим).

Шул ук вакытта Чаллы кызы балаларының аннан башка ничек яшәве өчен борчыла, дип хәбәр итә Алтынбаева сүзләрен Chelny-biz.ru порталы.

Исегезгә төшерәбез, Казанда психиатрия хастаханәсеннән Чаллыда җәнҗаллар куптарып танылган күп балалы ана Агина Алтынбаева качкан иде.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров