Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда атыш оештырган Галәвиев ни өчен үзе укыган гимназияне сайлавын әйтте

Казанда атыш оештырган Галәвиев ни өчен үзе укыган гимназияне сайлавын әйтте

https://tnv.ru

20 Декабрь 2021, 10:29

3685

0

Казанда атыш оештырган Галәвиев ни өчен үзе укыган гимназияне сайлавын әйтте
175 номерлы гимназиядә атыш эше буенча тикшерү төркеме вәкиле Виктория Печенкина судта гаепләнүче Илназ Галәвиевнең ни өчен нәкъ менә үзе укыган гимназияне сайлавын сөйләде. Бу хакта "Реальное время" хәбәр итә.

"Әгәр гимназиядә сакчы булган булса, ә эчкә электрон ачкычтан башка кереп булмаса, Галәвиев гимназиягә китмәс иде", - дип хәбәр итте тикшерү комитеты вәкиле.

Исегезгә төшерәбез, Социаль челтәрләрдә Казанның 175 номерлы гимназиясендә вәхшиләрчә атыш оештырган Илназ Галәвиевның беренче интервьюсы пәйда булды. Анда ул атышны үзе генә оештыруы хакында әйтә.

Галәвиев җинаять кылыр алдыннан күп нәрсә туктата алуын әйтте. Атучы сүзләренчә, Сербский исемендәге институтта аңа «параноидлы шизофрения» диагнозын куйганнар.

Балаларны атып үтергән Галәвиев гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә, әмма аның сүзләре генә берәрсә дә үзгәртмәячәк, дип өстәде.

Галәвиев үзенә әйбәт мөнәсәбәт булуын һәм китап күп укуын әйтте.

Искәртеп узабыз, Илназ Галәвиев оештырган атыш нәтиҗәсендә, 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров