Онлайн трансляция

Свернуть

11 яшьлек бала мәктәпкә барганда туңып үлгән

11 яшьлек бала мәктәпкә барганда туңып үлгән

https://tnv.ru

29 Декабрь 2021, 12:00

3154

0

11 яшьлек бала мәктәпкә барганда туңып үлгән
Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә 11 яшьлек малай мәктәпкә барганда туңып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте

Мәктәп укучысы 27 декабрь көнне автобус белән укуга дип чыгып киткән. Тукталышта автобустан чыккач, ул Сул як яр буе районына юл тоткан. Әмма бала мәктәпкә барып җитә алмаган.

Баланың үле гәүдәсе 28 декабрь көнне табылган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бала туңып үлгән. Баланың соңгы сәгатьтләре видеокамераларга эләккән.

Бу факт буенча тикшерү эше башланган.

Фото: социаль челтәрләрдән алынды




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров