https://tnv.ru
19 Январь 2022, 13:33
993
0
Кичә, Түбән Новгород өлкәсендә котырган ана 7 яшьлек улын каты кыйнаган иде. Бүген RTдан ул хатын-кыздан балаларны тәрбияләү хокукларыннан мәхрүм итәргә телиләр дигән хәбәр килде.
Басма мәгълүматлары буенча, төбәкнең опека органнары аннан балаларны алырга һәм аларны социаль реабилитация үзәгенә урнаштырырга карар кылган.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл кичә булган иде. Видеоязма буенча фикер йөрткәндә, хатын-кыз малайның башына суга, ә аннары бөтенләй корсагына тибә. Аннан соң бала баскычка егыла һәм елый башлый. Тик бу хатын-кызны туктатмый, ул котыруын дәвам итә һәм малайны төрле начар сүзләр белән атый.
SHOT телеграм-каналы кадрларда күп балалы ана булуын әйтә. Ул үзенең урта улын кыйный, аңа нибары җиде яшь. Улыннан тыш, аның тагын өч кызы бар.
Шулай ук күршеләренең хатын-кызга зарланулары хәбәр ителә. Шул ук вакытта бала әнисе турында начар фикердә түгел.

Бүлешергә
Комментарии 0