Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда атыш оештырган Илназның әти-әнисе мәктәптә улларын кыерсытуларын сөйләде

Казанда атыш оештырган Илназның әти-әнисе мәктәптә улларын кыерсытуларын сөйләде

https://tnv.ru

04 Февраль 2022, 15:17

3703

0

Казанда атыш оештырган Илназның әти-әнисе мәктәптә улларын кыерсытуларын сөйләде
Казанның 175 нче гимназиясендә рәхимсез атыш оештырган Илназ Галәвиевнең әти-әнисе Ринат һәм Наилә улларының мәктәптә кыерсытуларын һәм бәдрәфтә ябылулары хакында сөйли. Аларның сүзләренә караганда, укыган вакытта Илназ алар белән булган хәлләрне уртаклашмаган, әмма соңыннан барысын да сөйләгән һәм, хәтта, елаган да.

Наилә Галәвиева 2021 елның гыйнварында улының тәртибе кискен үзгәрүен искә төшерде. Ул ата-аналарны исемнәр белән атый, бүлмәгә ишекне каты яба башлаган, барысына да «пофиг» дип җавап биргән.

Егетнең әнисе малайның үлемнән куркуын сөйләгән. Мәсәлән, нурланыштан куркып, телефонны төнлә бүлмәдән чыгарган, машина йөртергә аварияләрдән куркып өйрәнмәгән.

Җинаятьченең әтисе улы ялгызы гына җинаять кыла алмаганлыкка ышана.

Исегезгә төшерәбез, узган елның май аенда Илназ Галәвиев Казанның 175 гимназиясендә атыш оештырган иде. Нәтиҗәдә, 7 бала һәм 2 өлкән кеше һәлак булды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров