Онлайн трансляция

Свернуть

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуровны судка алып килгәннәр

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуровны судка алып килгәннәр

https://tnv.ru

10 Февраль 2022, 12:01

1251

0

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуровны судка алып килгәннәр
Пермь университеты укучыларын һәм хезмәткәрләрен күпләп үтерүдә гаепләнүче Тимур Бекмансуровны Пермь судына китергәннәр.

Видео социаль челтәрләрдә пәйда булды. Биредә Бекмансуровның култык таякларында баскычтан күтәрелүе һәм суд утырышы залына керүе күренә.


Исегезгә төшерәбез, 20 сентябрь көнне Пермь дәүләт университетында атыш була. Атыш нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак була 28 кеше зыян күрә.

18 яшьлек Тимур Бекмансуров башта уку йорты янындагы мәйданда ата башлаган, ә аннан соң университетка юл алган. Ату тавышларын ишеткәч, кайбер студентлар тәрәзәдән сикерә башлаган, калганнары кабинетларда ябылган.

Тимур Бекмансуров тоткарлау вакытында каты яраланган. Нәтиҗәдә, аның тезенә кадәр бер аягын ампутацияләргә туры килгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров