Онлайн трансляция

Свернуть

Украинадагы хәрби операциядә Чистай районында туган Семен Соловьев һәлак булган

Украинадагы хәрби операциядә Чистай районында туган Семен Соловьев һәлак булган

https://tnv.ru

10 Март 2022, 12:26

2682

0

Украинадагы хәрби операциядә Чистай районында туган Семен Соловьев һәлак булган
Украинадагы хәрби операциядә Чистай районында туган Семен Соловьев һәлак булган. Бу хакта "Чистай-информ" яза.

Семен Владимирович хәрби хезмәткә беренче контрактны – 2016 елның маенда, икенчесен 2019 елда 5 елга төзегән. Ул махсус хәрби операциядә катнашып, хәрби бурычын үтәгән һәм Украинаның Кораллы Көчләре ягыннан атыш вакытында һәлак булган.

Кече сержант Семен Владимирович Соловьев 12676нчы хәрби частьтә, Кырым Республикасының Перевальное авылында 126нчы яр буе сагы аерым бригадасында хезмәт иткән.

Соңгы елларда Семен Соловьев гаиләсе белән Алушта шәһәрендә яшәгән, хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аның гаиләсенә кайгылы хәбәрне хәрби-сәяси эш буенча бригада урынбасары, майор Р.Ф. Пушков җиткергән.

Кече сержантның әти-әнисе Галактионово авылында яши. Хәрби комиссар Андрей Пичушкин Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашканнар.

Семен Соловьев Кырым Республикасының Феодосия шәһәрендә җирләнәчәк.

#Zамир #ЗаПрезидента #закончимвосьмилетнюювойну

Фото: chistopol-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар