Онлайн трансляция

Свернуть

Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар

Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар

https://tnv.ru

29 Июль 2019, 16:06

281

0

Чувашиянең Урмай авылы мәдәният йорты янында «ц» хәрефенә һәйкәл урнаштырачаклар.

Чувашияның Урмай авыланда "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыеналар
Чувашиянең Урмай авылы мәдәният йорты янында «ц» хәрефенә һәйкәл урнаштырачаклар.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Чувашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов сөйләде.

«Бәлки «ц"лаштырып сөйләшүче мишәрләргә, мәдхия буларак, һәйкәл куярга кирәктер дип уйландым. Бу идеяне халык хуплады. Проект буларак ул кабул ителде, якын айларда, Алла теләсә, Урмай авылы мәдәният йорты янына һәйкәл куячакбыз», — диде ул.

Фәрит Гыйбатдинов фикеренчә, «ц» хәрефе урнаштырылса, килгән халыкка, туристларга да кызыклы урын булачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров