Онлайн трансляция

Свернуть

Принтер өчен кәгазьгә бәя нигә арта?

Принтер өчен кәгазьгә бәя нигә арта?

https://tnv.ru

23 Март 2022, 12:26

1434

0

Принтер өчен кәгазьгә бәя нигә арта?
Казанның канцелярия кибетләрендә принтер өчен кәгазь табып булмый. Россиянең күпчелек шәһәрләрендә шундый күренеш.

Базардагы хәлне өйрәнүче белгечләр моны “моңарчы күрелмәгән хәл” дип атый. Офиста кулланыла торган гади кәгазь хакы 2-3 тапкырга арткан. 5 тапкырга кыйммәтләнгән урыннар да бар. Аны да алып бетереп баралар. Кайбер экспертлар моны: кертелгән санкцияләр дип, кемнеңдер кыйммәткәрәк сатып калырга тырышуы дип аңлата.

Монополиягә каршы федерал хезмәттә әйтүләренчә, әлеге хәл кертелгән чикләүләр белән бәйле. Кәгазьне ап-ак итүче реагент - натрий хлорады- читтән алына торган була. Россиядә бу химик матдәне ясаучы 4 предприятие бар. Алар булган ихтыяҗның 60 процентын гына каплый, ди белгечләр. Химия фәннәре кандидаты Ирина Докучаева сүзләренчә, мондый цехны Татарстанда да ачу мөмкинлеге бар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров