Онлайн трансляция

Свернуть

Ульяновскта ир-ат балалар бакчасында ике баланы атып үтергән

Ульяновскта ир-ат балалар бакчасында ике баланы атып үтергән

https://tnv.ru

26 Апрель 2022, 13:24

1878

0

Соңыннан ул үзенә кул салган.

Ульяновскта ир-ат балалар бакчасында ике баланы атып үтергән
Бүген көндез Ульяновскның СССРга 50 ел урамында урнашкан «Рябинка» исемле балалар бакчасына мылтык белән коралланган ир-ат кереп, тәрбиячене, шулай ук биш яшьлек малайны һәм алты яшьлек кызны атып үтергән. Бу хакта «112» һәм BAZA телеграм каналлары яза.

Коточкыч адымнан соң, ир-ат үз-үзенә кул сала. Балалар бакчасының тагын бер хезмәткәре җәрәхат алган һәм ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла. Җинаять кылган вакытта балалар бакчасында йокы вакыты (тихий час) була. Атучының гәүдәсен балалар белән бүлмәдә тапканнар.

Шулай ук хәбәр ителгәнчә, мәктәпкәчә балалар учреждениесендә сакчылар булмаган. Җинаять кылуның сәбәпләре ачыклана. ТАСС мәгълүматлары буенча, конфликт өйдә килеп чыккан җәнҗал аркасында туарга мөмкин.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров