Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа рекорд куелды: Казанда 15 тонна 600кг авырлыктагы өч вертолётны 4 метр буе тартып бардылар

Яңа рекорд куелды: Казанда 15 тонна 600кг авырлыктагы өч вертолётны 4 метр буе тартып бардылар

https://tnv.ru

20 Май 2022, 10:19

601

0

Яңа рекорд куелды: Казанда 15 тонна 600кг авырлыктагы өч вертолётны 4 метр буе тартып бардылар
Казанның вертолёт заводында Сергей Агаджанян трак-пул буенча дөнья рекорды куйды. Ул 15тонна 600 кг авырлыктагы өч вертолётны 4 метр буе тартып барды.

Мәскәү өлкәсеннән килгән Сергей Агаджанян 3 вертолетны тартып барды. Аларның гомуми авырлыгы 15 тоннадан артып китә. Үз көчен күрсәтүче очкычларны 4 метр да 30 сантиметрга күчереп куя алды. Сергей Агаджанян мондый экстремаль спорт төре белән 10 ел тирәсе шөгыльләнә. Моңарчы самолетлар, поезд вагоннары тарттырганы булган. Казанда беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел икән.

Сергей Агаджанян 24 секунд эчендә вертолетларны тартып барган килеш 4 метр да 30сантиметр ара узды. Алай гына да түгел — трюгы тагын да мавыктыргыч булсын өчен резин җылыткычны өреп шартлата. Моңа кадәр дөньяда беркем дә мондый авыр эшләрне беръюлы башкара алмаган.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров