Онлайн трансляция

Свернуть

Бүгеннән пенсия һәм минималь хезмәт хакы арта

Бүгеннән пенсия һәм минималь хезмәт хакы арта

https://tnv.ru

01 Июнь 2022, 11:36

826

0

Бүгеннән пенсия һәм минималь хезмәт хакы арта
Бүгеннән илдә социаль түләүләр белән бәйле кайбер үзгәрешләр гамәлгә керә. Яшәү минимумы һәм эшләмәүчеләрнең пенсиясе 10 процентка индексацияләнәчәк. Ул Татарстанда яшәүче 900 мең кешегә кагыла.

Моңа кадәр, Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Президиумы утырышында эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен, минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 10%ка индексацияләү турында игълан иткән иде.

Әлеге социаль акчаны алу да җиңеләя. Матди ярдәм күчәргә тиешле банк счеты турында мәгълүмат, аның хуҗасының рөхсәте белән, дәүләт органнарына турыдан-туры тапшырыла. Туендыручысын югалткан очракта түләнә торган иминият пенсиясе 18 яшькә кадәр бирелә иде. Хәзер исә, кайбер очракта, аны түләү вакыты озайтыла. Бу акчаны алучы — мәктәп тәмамлаганнан соң башка уку йортына кермәгән булса — пенсия ул укуны бетергән елның 1нче сентябренә кадәр түләнәчәк. Моннан тыш, матди ярдәм һәм пособие алучыларга мәгълүмат җибәрелеп торачак.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров