Онлайн трансляция

Свернуть

Хаҗга барыр алдыннан нинди вакциналар ясатырга кирәк?

Хаҗга барыр алдыннан нинди вакциналар ясатырга кирәк?

https://tnv.ru

09 Июнь 2022, 13:24

1141

0

20нче июньнән соң Татарстаннан беренче төркем Согуд Гарәбстанына Хаҗга китәчәк. Хаҗ кылу 7нче июльдә башлана. Сәфәр вакытында күңелсезлекләргә юлыкмас өчен Роспотребнадзор хезмәткәрләре үз киңәшләрен бирде.


Коронавирустан вакцина ясатылган булырга тиеш. Бу  -  Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәламәтлек саклау министрлыгы таләбе. Бу очракта прививка кадатырга ярамаган кеше бара алмаячак. Тагын нәрсәләргә игътибар итәргә?

“Виза алу өчен менингококковый инфекциядән 4 компонентлы вакцина ясатырга кирәк. Ул китәр алдыннан 10 көн алдан һәм Согуд Гарәбстанына барып җиткәнче срогы 3 елдан артык булмаска тиеш. Сезонлы грипптан ясатырга киңәш ителә.
Ул бигрәк тә өлкән яшь тәге хаҗиларга кагыла. Коронавирустан сертификат булырга тиеш. Аны документлар белән бергә тапшыралар”, - ди  Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендә әйдәп баручы белгеч Альбина ГЫЙЛЬМУЛЛИНА.

-    Ковидны ачыклау өчен тест ясату мәҗбүриме?
-    Тест ясатырга кирәк. Аның нәтиҗәсе тискәре булырга тиеш. Һәм аның нәтиҗәсен барып җиткән көннән алып 72 сәгатьтән артмаска тиеш.
-    Согуд Гарәбстанына баргач нинди киңәшләрне истән чыгармаска кирәк?
-    Сәүдә оештылган урыннарда ашамлыклар алмаска, кайнатылган су белән кулланырга. Кайнатылмаган дөя сөтләрен эчмәскә. Җәнлекләрне тотмаска. Сыдырулар булса, ул урынны сабын белән юарга кирәк.
-    Әгәр кеше үзен начар хис итә башласа нәрсә эшләргә тиеш?
-    Әгәр шундый симптомнар барлыкка килгәнен сизсәгез табибка мөрәҗәгать итергә тиеш. Бу баш авырту, күңел болгану. Татарстанга кайту белән дә сәламәтлегегезне 21 көн эчендә тикшереп торыгыз. Табибка әйтергә һәм аңа нинди илдә булуыгызны әйтергә кирәк.)  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров