Онлайн трансляция

Свернуть

Күрше Республикада «коры закон» кертәләр

Күрше Республикада «коры закон» кертәләр

https://tnv.ru

10 Июнь 2022, 09:50

1443

0

Башкортстанның 2 авылы "коры закон" кертә. Сүз Куергазы районындагы Якшымбәт һәм Якут авылы турында бара. Монда исерткеч эчемлекләр сату тулысынча тыелачак.

Күрше Республикада «коры закон» кертәләр
Язгы сессиянең йомгаклау утырышында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары тиешле закон кабул итәргә ниятли. Ул июнь аенда узачак.

«Закон проектларын парламентка республиканың Куергазы район Советы тапшырды. Әмма башта «коры закон» кертү турындагы карар авылларда – гражданнарның гомуми җыенында күпчелек тавыш белән кабул ителде. Халык фикеренчә, алкоголь сатуны тыю аны куллану күләмен киметергә һәм шуның нәтиҗәсе буларак үлүчеләр санын азайтырга, гомер озынлыгын арттырырга һәм демографик вазгыятьне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», дип хәбәр итә Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгы парламентның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Фото: www.fertimed.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров