Онлайн трансляция

Свернуть

Гаилә белмәгән кеше кулына җир кишәрлеге өчен 4 млн 750 мең сум акча тапшырган

Гаилә белмәгән кеше кулына җир кишәрлеге өчен 4 млн 750 мең сум акча тапшырган

https://tnv.ru

16 Июнь 2022, 10:58

2157

0

Казанда яшәүче Сафиннар гаиләсе йорт салып чыгабыз дип уйлаган була, хәзер йорт та, акча да юк.

Алар узган ел Вознесение бистәсендә өй алырга дип, фатирларын саткан булалар. Интернетта тапкан төзүче 4 айда йорт әзер була дип вәгьдә итсә дә, әлегә кадәр анда күченә алмыйлар. Килешү имзаланып, акчаның бер өлеше түләнсә дә, йортны төзүче алдан килешенгәннән 2 миллион сумга кыйммәтрәк итеп сатарга тели. Сафиннарга юристлар да ярдәм итә алмый. Аларның йорт өчен акча түләүләрен дәлилләүче документ юк.

Алия белән Илдар Сафиннар бу йортка узган елның ноябрендә үк күченергә хыялланган була. Ләкин өй туеның кайчан буласы һаман билгесез. Төзүче йорт салыр очен жир кишәрлеге алырга кирәк дип, бу гаиләдән 4 миллион 750 мең сум акча сораган. Алия фатирын сатып, акчаны төзүчегә тапшырган. Шуннан соң йорт салу турында килешү төзегәннәр. Гомуми бәясе 9 млн сум булырга тиеш була.
Тулырак Илдар Сафиуллин репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров