Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда суда баткан яшүсмерне эзлиләр

Чаллыда суда баткан яшүсмерне эзлиләр

https://tnv.ru

17 Июнь 2022, 17:09

1479

0

Бүген 16 яшьлек яшүсмер егет Чулман елгасында баткан

Чаллыда суда баткан яшүсмерне эзлиләр
Хәзерге минутларда яшүсмерне водолазлар эзли, дип хәбәр итә МЧС мәгълүмат хезмәте.

Фаҗига турында бүген көндезге сәгать икедә билгеле була.

МЧС мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә 4 егет Чулман елгасында бер утраудан икенче утрауга чыгарга ниятли, әмма көчле агым сәбәпле ике егетне агым алып китә. Аларның берсе йөзү белән шөгыльләнгән була һәм яр буена чыга ала. Икенчесе ярга чыга алмый.

МЧС мәгълүмат хезмәте билгеләп үткәнчә, фаҗига урыны коену өчен җиһазландырылмаган һәм янәшәдә аларга ярдәм итә алырлык берәү дә булмаган.

фото: МЧС мәгълүмат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров