Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ике яшьлек бала паркта йөргәндә, агулы суга егылып, пешкән - видео

Татарстанда ике яшьлек бала паркта йөргәндә, агулы суга егылып, пешкән - видео

https://tnv.ru

08 Июль 2022, 12:58

2813

0

Татарстанда ике яшьлек бала паркта йөргәндә, агулы суга егылып, пешкән - видео
Түбән Кама шәһәр паркында ике яшьлек малай күлләвеккә егылып тәнендә химик пешүләр алган. Бу хакта Mash Iptash телеграм каналы хәбәр итте.


Бу хәл бала әти-әнисе белән паркта йөргәндә булган. Алар ларекта кукуруз сайлап торган, ә балашул тирәдәге агулы күлләвеккә барып төшкән. Баланы секунд эчендә генә күтәреп алалар, әмма бу вакыт балага зыян китерергә җитә кала. Сабыйның аягындагы пешү эзләрен өйгә кайткач кына күреп алганнар. Малай хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта әлеге мәгълүматны тикшерү комитеты карый.

фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров