Онлайн трансляция

Свернуть

Николай Дроздов, "аңын югалткан" дигән сүзләрдән соң, хәле турында сөйләде

Николай Дроздов, "аңын югалткан" дигән сүзләрдән соң, хәле турында сөйләде

https://tnv.ru

11 Июль 2022, 23:18

Минем үземне начар хис итү турында сөйләшүләр гадәти фейк, дип белдерде «Известия» басмасы журналистларына Россиянең танылган телетапшырулар алып баручысы Николай Дроздов.

Николай Николаевич «үземне бик яхшы хис итәм», - дип җавап бирде һәм тапшыруларны озак яздыру аркасында бераз кан басымы төшүен өстәде. Ул ассызыклаганча, ул аңын югалтмаган.

Искәртеп узабыз, бүген көндез t-каналлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары Николай Дроздов тапшыруны яздырганда аңын югалтты, дип хәбәр иттеләр.

Фото: vk.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар