Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда 22 яшьлек егет аквабайкка беркетелгән тюбингта йөзгәндә һәлак булган

Башкортстанда 22 яшьлек егет аквабайкка беркетелгән тюбингта йөзгәндә һәлак булган

https://tnv.ru

12 Июль 2022, 13:49

675

0

 Башкортстанда 22 яшьлек егет аквабайкка беркетелгән тюбингта йөзгәндә һәлак булган
22 яшьлек башкортстанлы Нугуш сусаклагычы акваториясендә ял иткән вакытта һәлак булган. Егет һәм аның ике иптәше аквабайкка беркетелгән тюбингта йөзгән. Ярдан ерак түгел аларга катер килеп бәрелә. Бу хәлне ял итүчеләрнең берсе видеога төшереп алган. Соңрак видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

БР тикшерү идаресе мегълуматлары буенча, фаҗига 10 июльдә Мәләвез районында булган. Тюбингта шуучыларның берсе шунда ук вафат була, аның 30 яшьлек дусты авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров