Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә машинадан чүп ташлаган өчен 200 мең сумга кадәр штраф яный

Россиядә машинадан чүп ташлаган өчен 200 мең сумга кадәр штраф яный

https://tnv.ru

15 Июль 2022, 09:55

915

0

Хәзер Россиядә автомобильдән чүп ташлап калдырган кешеләргә автомобилен конфискацияләү мөмкинлеге белән 200 мең сумга кадәр штраф яный. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шул турыдагы канун имзалады, дип яза "Татар-информ".

Документ нигезендә, автомобильдән яки мототранспорт чарасыннан ярамаган урында чүп ташлаган өчен штраф салына: гражданнарга – 10-15 мең сум, вазифаи затларга –  20-30 мең сум, юридик затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр.

Транспорт чарасын конфискацияләү дә каралган. Бу кагыйдәләрне кабат бозган кешеләргә яный.

Әгәр бу кагыйдә йөк автомобильләре, тракторлар яки тагылмалар ярдәмендә бозылса, штраф күләме арта: гади гражданнар өчен – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 120 мең сумга кадәр һәм шулай ук йөк машинасын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар