Онлайн трансляция

Свернуть

Мәскәүдә «Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов хастаханә тәрәзәсеннән егылып үлгән

Мәскәүдә «Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов хастаханә тәрәзәсеннән егылып үлгән

https://tnv.ru

01 Сентябрь 2022, 11:54

1340

0

Мәскәүдә «Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов хастаханә тәрәзәсеннән егылып үлгән
«Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов бүген иртән Мәскәүнең бер урамында үле килеш табылган. Якынча мәгълүматлар буенча, ул тәрәзәдән егылып төшкән. Нефть тармагындагы чыганак топ-менеджерның үлеме турындагы мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына раслады.

«Равил Өлфәт улы вафат булган, әлегә нечкәлекләре билгеле түгел», - дип хәбәр итте чыганак.

Соңрак ТАСС басмасы Равил Магановның Мәскәүнең көнбатышындагы үзәк клиник хастаханәдә үз-үзенә кул салуын хәбәр итте. Аны медицина учреждениесенә йөрәк өянәге аркасында китергәннәр.

Белешмә:

Равил Маганов – Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, «Мактаулы нефтьче» исеменә лаек булган, дүрт орден һәм биш медаль, РФ Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясенең өч тапкыр лауреаты.

РФ Президентының 2019 елның 9 августындагы указы белән «хезмәттә ирешкән уңышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы эше өчен» Равил Маганов Александр Невский орденына лаек булган. Әлеге бүләк 2019 елның 21 ноябрендә Кремльдә тапшырылган.

Равил Маганов - «Татнефть» генераль директоры һәм Директорлар советы әгъзасы Наил Магановның бертуган абыйсы.

Фото: kremlin.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров