Онлайн трансляция

Свернуть

Циркта гимнаст кыз биш метр биеклектән егылып төшкән - видео

Циркта гимнаст кыз биш метр биеклектән егылып төшкән - видео

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2022, 10:49

1079

0

Циркта гимнаст кыз биш метр биеклектән егылып төшкән - видео
Социаль челтәрләрдә циркта гимнаст кызның биш метрлы биеклектән егелып төшкән видеосы пәйда булды. Бу хәл Омскида Филатовлар Циркы гастрольләренең икенче көнендә булган.

Кадрлардан күренгәнчә, артист "страховка"сыз чыгыш ясаган. Бу коточкыч хәл видеокамерага эләккән. Кыз һавада элемент ясаганда, партнерына тотынып кала алмыйча, егылып төшкән. Зыян күрүченең тормыш иптәше белән бергә эшләве билгеле.

SHOT телеграм каналы мәгълүматлары буенча, нәтиҗәдә, артист кул чугын сындырган. Аны шунда ук хастаханәгә илткәннәр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров