Онлайн трансляция

Свернуть

Сергей Собянин Мәскәүдә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында игълан итте

Сергей Собянин Мәскәүдә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында игълан итте

https://tnv.ru

17 Октябрь 2022, 12:39

857

0

Сергей Собянин Мәскәүдә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында игълан итте
Россия башкаласы Мэры Сергей Собянин Мәскәүдә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында игълан итте. Бу РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларның тулысынча үтәлүенә бәйле.

Мәскәүнең мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктлары бүген, 17 октябрьдә, 14:00 сәгатьтә ябылачак. Моннан тыш, яшәү урыны һәм предприятиеләр буенча өлешчә мобилизация процессында җибәрелгән повесткалар гамәлдән чыгарылачак.

"Өлешчә мобилизация буенча бурычны үтәү, беренче чиратта, мәскәүлеләрнең җаваплылыгы, бурыч хисе һәм ватанпәрвәрлеге аркасында мөмкин булды. Рәхмәтемне белдерәм. Исән-сау, җиңү белән кайтуыгызга өметләник һәм догада булыйк. Илебезнең иминлеге һәм бәйсезлеге сакланып калсын", - диде Собянин.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров