Онлайн трансляция

Свернуть

Гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев эшенә нинди нәтиҗә ясалды?

Гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев эшенә нинди нәтиҗә ясалды?

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2022, 11:46

767

0

Гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев эшенә нинди нәтиҗә ясалды?
Кичә Татарстанның Югары судында Казандагы 175нче гимназиядәге атыш буенча ачылган җинаять эшен карый башладылар. Аның буенча 21 яшьлек Илназ Галәвиев гаепләнә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2021нче елның 11нче маенда ул гимназиягә бәреп кереп, укучылар һәм укытучыларга ут ача. 9 кешенең гомере өзелә. Йөзләгәне зыян күрә. Моннан тыш ул кеше үтерергә теләү, шартлаткыч матдәләр әзерләү һәм саклау, матди зыян салу маддәләре буенча да гаепләнә. Җинаять эше 310 томга җыелган.

Шулай ук 11 ноябрьдә Илназ Галәвиевнең сак астында тоту вакыты чыга. Прокурор аны озайтырга тәкдим итте. Судья - карарын укый башлаган вакытта - Югары суд бинасында сигнализация тавышы ишетелде. Эвакуация игълан иттеләр. Шикле әйбер табылмады, суд утырышы гадәттәгечә дәвам итте. Судья - гаепләнүчене тагын 6 айга сак астында калдырды. Нәтиҗәдә, Илназ Галәвиевнең адвокаты булырга теләгән юрист килмәү сәбәпле, утырышны кичектерделәр.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров