Онлайн трансляция

Свернуть

Хәрби Рөстәм Батыргәрәев: "Синең туган җиреңә иркенләп кайтып йөри алуыңны телим"

Хәрби Рөстәм Батыргәрәев: "Синең туган җиреңә иркенләп кайтып йөри алуыңны телим"

https://tnv.ru

16 Декабрь 2022, 15:22

1831

0

Хәрби Рөстәм Батыргәрәев: "Синең туган җиреңә иркенләп кайтып йөри алуыңны телим"
ТНВ каналы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән таныштыра башлады.

Беренчесе "Алга" батальонында хезмәт итүче хәрбиләрнең берсе - Рөстәм Батыргәрәев. Ул СВО зонасына китәр алдыннан хатынына: "Синең туган җиреңә иркенләп кайтып йөри алуыңны телим. Мин анда шуның өчен барам" дигән була. Чөнки хатыны Оксана Донбасста туып үскән.

2014нче елда башланган хәлләрне ул үз күзе белән күрә һәм Казанга, туганнарына күченә. Хәзер Донбасста безнең хезмәттәшләребез - ТНВның төшерү төркеме булды. Хәбәрче Зөфәр Дәүләтшин белән оператор Андрей Ключников әзерләгән репортажның татарчасын тәкдим итәбез.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров