Онлайн трансляция

Свернуть

Россия халкын февраль аенда булачак озын яллар турында искә төшерделәр

Россия халкын февраль аенда булачак озын яллар турында искә төшерделәр

https://tnv.ru

30 Январь 2023, 16:07

267

0

Россия халкын февраль аенда булачак озын яллар турында искә төшерделәр
Февраль аенда Россия халкын кыска эш атнасы һәм озак яллар көтә. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Кыска эш көннәре 23 февраль - Ватанны саулаучылар көне белән бәйле. Ул атнада 20-22 февраль эшләячәкбез.

Ведомствода искәртүләренчә, 22 февраль, бәйрәм алды көне булганлыктан, бер сәгатькә кыскарак булачак.

Алдан әйткәнчә, өстәмә ял көннәре 1 гыйнвардан 24 февральгә күчте. Алты көнлек эш атнасы булганда шимбә, 25 февраль, эш көне санала.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров