Онлайн трансляция

Свернуть

Президент Владимир Путин Рөстәм Нәбиевны Дуслык ордены белән бүләкләде

Президент Владимир Путин Рөстәм Нәбиевны Дуслык ордены белән бүләкләде

https://tnv.ru

27 Февраль 2023, 12:41

464

0

Президент Владимир Путин Рөстәм Нәбиевны Дуслык ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин дөнья буйлап тауларның иң югары нокталарына кулларында менгән блогер, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиевны "Дуслык" Ордены белән бүләкләде.

"Россиядә милләтләр бик күп, мине башка илләрдән дистәләгән мең спортчы күзәтә. Минем эшчәнлегем кешеләрне дәртләндерә, тынычлыкны, дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм халыклар арасындагы үзара аңлашуны ныгытуга хезмәт итә. Мин бу бүләк өчен рәхмәтемне белдерәм һәм туган илемнең вәкиле булуыма шатмын!"  - дип язган телеграм каналында Рөстәм.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев ул кичтә аякларын югалта.

Фото: телеграм-канал «Набиевы тут»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров