https://tnv.ru
06 Март 2023, 16:21
329
0
Әлмәт татар дәүләт театрының әйдәп баручы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында кунакта булды. Мәдинә ханым тамашачыларны үзенең балачагы, тормышы, иҗаты белән таныштырды. Иң авыры - әтине югалту булды, дип искә алды ул тапшыру барышында.
"Минем үкенеч - 18 яшькә кадәр үземнең әтине күрүдән мәхрүм булып яшәү һәм ата назын, бер-беребезнең кадерне белә башлагач кына ул бу дөньядан китеп барды. Бик аз булды ул миңа, әти җитмәде. Кешегә бирелгән вакытны урларга ярамый. Минем ул урланылган вакыт", - дип сөйләде актриса.

Бүлешергә
Комментарии 0