Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда талпаннардан зыян күрүчеләр арта

Татарстанда талпаннардан зыян күрүчеләр арта

https://tnv.ru

07 Апрель 2023, 10:08

65

0

Татарстанда талпаннардан зыян күрүчеләр арта
Яр Чаллы шәһәрендә талпаннардан зыян күрүчеләр бар. Яз башыннан 11 сабый Кама балалар медицина хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Аларның барысына да энцефалитка каршы прививка кадаганнар. Бу хакта “Шәһри Чаллы” газетасы хәбәрчесенә КДМЦның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Зәй районыннан килгән бер баланың талпан башына кадалган. Аны әти-әнисе үзләре мөстәкыйль рәвештә тартып чыгарган. Хастаханәгә килеп, талпан энцефалитына каршы прививка ясатканнар.

Олы Шилнә авылында дә шундый ук очрак булган. Зыян күрүчеләр сүзләренчә, алар кан суыручы бөҗәкләрне авыл, бакча яны территорияләреннән эләктергәннәр.
Быел яз иртә килү сәбәпле, бөҗәкләр дә иртәрәк уянган. Моңа нисбәтле, табиблар игътибарлы булырга чакыра. Талпаннар өйгә эт-песиләр белән дә ияреп кайтырга мөмкин.

Галимнәр әлеге бөҗәкләрдән кешегә күчә торган яңа вирус ачыклаган. "Хасеки" дип аталучы бу йогышлы чир үпкәләр ялкынсынуына һәм бизгәккә китерергә мөмкин.

Вирус илнең Көнчыгыш төбәкләрендә табыла, Татарстанда әле ул юк, ди Роспотребнадзор белгечләре. Бу чирнең төп куркынычы шунда - ул башка инфекцияләр белән йогарга мөмкин.

"Хасеки" энцефалит һәм өч төрле бизгәк авыруын китереп чыгара. Әлеге вирусның беренче очраклары 10 ел элек Владивосток һәм Новосибирск шәһәрләрендә теркәлгән булган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров