https://tnv.ru
08 Апрель 2023, 18:00
216
0
Бүген Россиядә 20 тапкыр «Тоталь диктант» агарту акицясе үткәрелде. Татарстанда диктант 11 тапкыр узды, аны 1 меңнән артык мәйданчыкта язганнар.
Быел диктант язу өчен язучы, журналист Василий Авченконың сәяхәтче Владимир Арсеньевка багышлап язылган әсәре сайланды. Бүген әлеге текстны илнең бөтен почмагында, Республиканың һәрбер районында яздылар. Казанда чара шәһәрнең төрле китапханәләре, музей, югары уку йортлары биналары, сәүдә үзәкләрендә узды. Шәһәрнең Милли китапханәсенең конференц-залында диктант текстын «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминев укыган.
«Грамоталы язу осталыгы һәркемгә кирәк. Әгәр сез кешеләр белән дөрес итеп, хаталарсыз аралашырга өйрәнсәгез, уңышка ирешәчәксез. Мин сезгә яхшы нәтиҗәләр телим», — дип сәламләгән диктант язучыларны Илшат Әминев.
Видео: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0