Онлайн трансляция

Свернуть

Ялга кайткан мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов дәваланып йөри

Ялга кайткан мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов дәваланып йөри

https://tnv.ru

14 Апрель 2023, 10:58

2818

0

Ялга кайткан мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов дәваланып йөри
Социаль челтәрләрдә «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов кире хәрби операция зонасына китәргә әзерләнә. Апрель башында ул ике атналык ялга кайткан иде.

"Берсекөнгә инде китәм, әлегә сәламәтлекне ныгытып йөрим, система алам", - дигән ул "Шәһри Чаллы" газетасы журналистларына. "Кемнең китәсе килсен, бер дә җиңел түгел" - дип тә өстәгән соңыннан.

Исегезгә төшерәбез, Артур ярты ел элек мобилизацияләнде. Өйрәнүләр вакытында построение каршында Филүс Каһировның "Киек каз юллары" җырын күңелләргә үтеп керердәй итеп башкарып, бөтен халыкның мәхәббәтен яулады. Соңыннан алар Филүс белән бер сәхнәдә дә җырларга өлгерделәр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров