https://tnv.ru
14 Апрель 2023, 14:29
109
0
Татарстан Югары судында Илназ Галәвиевка хөкем карары чыгардылар. Ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Бу - хәзер безнең илдәге иң катгый җәза. Ике ел элек, Казандагы 175нче гимназиядә атыш оештырып 7 укучы, ике укытучының гомерен өзгән җинаятьче махсус режимлы колониягә җибәреләчәк. Галәвиев ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү, законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр ясау, аларны саклау һәм үзе белән йөртү, чит милеккә махсус зыян салу маддәләре буенча гаепле дип табылды. Ул зыян күрүчеләргә миллионнар түләргә тиеш. Суд залыннан Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0