Онлайн трансляция

Свернуть

Сукбай этләр 8 яшьлек баланы үтергән

Сукбай этләр 8 яшьлек баланы үтергән

https://tnv.ru

17 Апрель 2023, 09:12

442

0

Сукбай этләр 8 яшьлек баланы үтергән
Оренбург шәһәрендә коточкыч хәл булган: өй янында йөргән 8 яшьлек баланы сукбай этләр кимергәннәр. Күпсанлы җәрәхәтләрдән сабый шунда ук җан биргән. Бу хакта шәһәрнең «Оренбуржье» басмасы яза.

Фаҗига торак йортлар артында, гаражлар янында килеп чыккан. Малай урамда йөргән, өе дә шушы районда була. Кинәт аның өстенә бер өер урам этләре ташланган. Баланы берьюлы берничәсе тешли башлый. Күпсанлы җәрәхәтләрдән сабый шунда ук җан биргән.

Тикшерү комитеты әлеге очрак буенча җинаять эше кузгаткан. Урам этләренең ни өчен ауланмавын һәм моның җәзасын кем күрергә тиешлеген ачыклаячаклар.

Урам этләренең кешеләргә ташлану очраклары елдан ел арта. Күптән түгел без Казанда сукбай этләрне санау башланды дип хәбәр иткән идек.

Фото: orenburzhie-ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар