https://tnv.ru
20 Апрель 2023, 15:27
104
0
Соры аюны аулау катгый тыела.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Татарстан кырларының берсендә аю очратканы турында сөйләгән иде. Әлеге көтелмәгән очрашу видеосы халыкның игътибарын җәлеп иткән.
Татарстан җирлегендә барлыгы 25 аю яши икән. Аларны Әгерҗе, Яшел Үзән, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында очратырга мөмкин. Бу мәгълүматны Республиканың Биологик ресурслар комитеты раслаган. Аюлар безнең җирлеккә Киров өлкәсе һәм Марий-Эл урманнарыннан күчеп йөри икән. Җәй көне аларның саны 60-70кә җитә.
Соры аюны аулау катгый тыела. Ул Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Бүлешергә
Комментарии 0