Онлайн трансляция

Свернуть

Гөлназ Шәйхи: «Без гел зират юлында»

Гөлназ Шәйхи: «Без гел зират юлында»

https://tnv.ru

11 Май 2023, 10:36

1022

0

Гөлназ Шәйхи: «Без гел зират юлында»
Узган атнада «Әй язмыш, язмыш» студиясендә кунакта Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — Гөлназ Шәйхи булды. Аның әнисе бик яшьли вафат булып, әтисе картлыгын ялгыз каршылый. Тагын өйләнергә дигән уйлары булган идеме?

«Әниемнең бакыйлыкка күчкәненә 20 ел. Яшьли — 55 яшендә инсульт белән китте. Әти бүтән өйләнмәде. Югыйсә, бу яшьтә кайберәүләр яңа тормышка чыга бит. Ләкин аларның мәхәббәтләре шундый көчле иде. Өчебез бер көндә туганбыз бит без. Әти белән әнинең бер-берсенә язган хатларын әле дә саклыйбыз. Туганнар әтигә әйтеп караган булган иде, «тагын бер өйләнмисеңме», — дип. «Әниегез кебек бүтән беркемне дә таба алмам», — дип әйтте. Мин дә яңа хатынга каршы булыр идем. Оныклар белән мавыгып, әти бераз онытылды. Тик ул һәрвакыт зират юлында. Ул авыл башында гына урнашкан безнең. Шуңа кайтканда гел шунда керәбез. Анда Шәйхиләрнең үз тармагы бар, әни, әбиләр, бабайлар шунда ята. Карап торырга тырышабыз», — дип сөйләде ул.

Тапшыруны тулысынча биредә карый аласыз!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров