Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның бер районында махсус операциядәге хәрбиләргә 80 килограмм чәкчәк пешергәннәр

Татарстанның бер районында махсус операциядәге хәрбиләргә 80 килограмм чәкчәк пешергәннәр

https://tnv.ru

01 Июнь 2023, 11:23

728

0

Мамадыш районы Кече Сөн авылынды яшәүче остабикәләр Украинадагы хәрби операциядәге егетләребезгә өй ризыкларының тәмен искә төшерергә булган. Милләтебезнең тел йотарлык ризыгын - 80 килограмм чәкчәк пешергәннәр. Бу хакта районның «Нократ» басмасы яза.

Апалар бу зур эшне авылның мәктәбендә җыелышып башкаралар. Барлыгы 30 хуҗабикә килә. Биредә барысы да зур цехтагы кебек көйгә салынган: кемдер камыр баса, берәүләр аны озынчалап кисә, башкалар чәкчәкне җыя һәм контейнерларга тутыра. Нәтиҗәдә 200 данә чәкчәк тупланган.

Ризык бу арада җибәреләчәк гуманитар ярдәм машинасы белән Украинага китәчәк.

Фото: «Нократ»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар