Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә Хәрби ант көне билгеләп үтеләчәк

Россиядә Хәрби ант көне билгеләп үтеләчәк

https://tnv.ru

14 Июнь 2023, 09:58

Тиешле Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Россия Президенты Владимир Путин 21 ноябрьне Хәрби ант көне дип игълан итте. Шул хактагы закон хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

1721 елның 21 ноябрендә Петр Беренченең «Хәрбиләр һәм гражданнар, шулай ук дин әһелләренә, ә солдатларга хезмәткә билгеләнгәндә һәр чинга ант бирү турында» указы чыккан була.

Хәрби ант көне Россия гражданнарында, яшьләрдә, тарихи үрнәктә ватанпәрвәрлек һәм Ватанга фидакярләрчә хезмәт итү рухы тәрбияләү максатыннан булдырылган.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар