Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Халыклар йортында директор алышынган

Татарстан Халыклар йортында директор алышынган

https://tnv.ru

02 Август 2023, 11:38

123

0

Татарстан Халыклар йортында директор алышынган
2012 елдан бирле Татарстан Халыклар йорты директоры вазифасын алып барган Ирек Шәрипов үз вазыйфасыннан киткән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«29 июльдә приказ чыкты. Ирек Илдусович дүшәмбедән эшкә килмәде. Әлегә директор вазифаларын аның урынбасары башкара», - дип хәбәр иткәннәр Татарстан Халыклар йорты директорының кабул итү бүлмәсендә.

Ирек Шәриповның нинди вазифага китүе әлегә билгеле түгел.

Шәрипов Ирек Илдусович 1969 елның 15 ноябрендә Әгерҗе районы Кырынды авылында туган. Казан дәүләт университетында журналист белгечлеге алган.
Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар йортын 2012 елдан бирле җитәкләгән.

Фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров