Онлайн трансляция

Свернуть

Дәүләт Думасында мобилизациянең яңа дулкыны турындагы сүзләргә аңлатма бирделәр

Дәүләт Думасында мобилизациянең яңа дулкыны турындагы сүзләргә аңлатма бирделәр

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2023, 16:20

549

0

Дәүләт Думасында мобилизациянең яңа дулкыны турындагы сүзләргә аңлатма бирделәр
Мобилизациянең яңа дулкыны турында таралучы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу турыда Дәүләт Думасының Оборона комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов белдерде.

"Бу саф-сата, безнең көндәшләр тарафыннан ясалган фейк документ. Моңа игътибар итәргә кирәкми", - дип Картаполов сүзләрен ТАСС җиткерә.

Элегрәк Украина телеграм-каналларында РФ Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгуның 11 сентябрьдән яңа мобилизация дулкыны башлануы турында боерыгы таратыла башлаган.

Картаполов сүзләренчә, бу расланылмаган мәгълүмат. Депутат Россия Федерациясендә өстәмә мобилизация үткәрү кирәклеге юк дип өстәде.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар