Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда РОСТКИ дип аталган форумның беренче көне - видео

Казанда РОСТКИ дип аталган форумның беренче көне - видео

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2023, 11:22

64

0

Казанда РОСТКИ дип аталган форумның беренче көне - видео
Кичә Казанда РОСТКИ дип аталган форум ачылды. Ул беренче тапкыр үткәрелә. Исемендәге РОС иҗеге — «Россия, «Т» — Татарстан, «Ки» — Кытайны аңлата.

Башта ул Россия һәм Кытайны берләштерүче яңа чара булыр дип уйланылса да, аның белән бик күп илләрнең кызыксынуы ачыклана. Нәтиҗәдә, бүген Казанга — 24 дәүләттән 5 мең кеше килде. Бу — төбәк башлыклары, төрле оешмалар, зур компанияләр җитәкчеләре.

Ике көн барачак форумда Кытай мохите хөкем сөрә. Затлы чәй белән сыйлыйлар, кечкенә генә Сабан туе да оештырганнар, төрле ил батырларының көч сынашуын да күрергә була. Һәм боларның барысы да эшлекле очрашулар, хезмәттәшлек турындагы килешүләр белән үрелеп бара. Форумнан Илдар Сафиуллин репортажы.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров