https://tnv.ru
12 Сентябрь 2023, 15:02
250
0

2019 елда самолетны кукуруз басуына утырткан Пилот Дамир Йосыпов бүген, бодай басуына төшеп, 170 кешенең гомерен коткарып калган хезмәттәшләре белән горурлануын әйтте. Ике самолет «Урал авиалинияләренә» караган.
"Пассажирлар һәм экипаж исән һәм сәламәт, самолетка да зур зыян күрмәгән. Иң мөһиме - бүген барысы да якыннары янына кайтачак. Гомердән дә кыйммәтлерәк бернәрсә дә юк ул. Бу минем өчен бик дулкынландыргыч яңалык, чөнки үз башымнан кичергән әйбер. Экипаж белән горурланам! - дип язган Россия Герое.
Дамир Йосыпов 2019 елның августында 200дән артык пассажирны коткара, ашыгыч рәвештә самолетны кукуруз кырында утырта.
Фото: vk.com/yusupov_damir

Бүлешергә
Комментарии 0